Беренче бит Мәктәп тарихы Уңышлар Безнең форум Медалистлар Укытучылар Безнең адрес Төзүче Мәктәп тормышы

ТУХБАТУЛЛИН Мансур Габделфатович


1954 елның 25 сентябрендә Зур Кукмара авылында туа. 1962-1966 елларда Зур Кукмара башлангыч мәктәбендә, 1966-1972 елларда Кукмара №1 урта мәктәбендә укый. 1972-1973 елларда Казан Дәүләт Университетында укып география факультетын тәмамлый.

1973-1977 елларда очучыларның Мясников исемендәге югары хәрби авиацион училищесында белем ала. 1977-1993 елларда СССР хәрби-hава к?чләрендә т?бәндәге дәрәжәләрдә хезмәт итә:
очучы (лейтенант), Шауляй шәhәре, Литва; өлкән очучы (өлкән сержант); звено командиры (капитан); авиация эскадрилиясе командиры урынбасары (майор), Казан шәhәре; авиацион эскадрилия командиры; Казанның ДОСААФ аэроклубы житәкчесе (подполковник).

1993-2001 елларда Татарстан республикасының милли аэроклубы әитәкчесе (отставкадагы полковник) була. 2002 елдан ТРның транспорт hәм юл хужалыгы министрлыгында ТР гражданлык авиация мәсьәләләре буенча бүлек житәкчесе.




Т?ХБ?ТУЛЛИН


М?нир Габделф?тович 1956 елның 1 апрелендә Зур Кукмара авылында туа. 1963-1967 елларда Зур Кукмара башлангыч мәктәбендә, 1967-1970 елларда Кукмара №1 мәктәбендә белем ала. 1970-1971 елларда Зур Кумара 8-еллык мәктәбендә, 1971-1973 елларда Кукмара №1 урта мәктәбендә укый.

1973 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факультетына укырга керә. 1979 елда әлеге уку йортын тәмамлап, 1981 елга кадәр Казан ГИДУВының хирургия бүлегендә ординатурада укый. 1981-1986 елларда 2нче номерлы республика шифаханәсендә (махсус клиника) табиб-хирург, 1987-1997 елларда республика медицина -диагностика үзәгенең (махсус клиника) хирургия бүлеге мөдире булып эшли. 1989 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

1996 елдан Казан дәүләт медицина академиясе доценты. 1998 елда докторлык диссертациясен яклый, медицина фәннәре докторы була. 1999 елдан 2 нче номерлы республика клиник шифаханәсендә диагностика буенча баш табиб урынбасары вазифаларын башкара, Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, "Диагностик hәм интервенцион радиология" дигән курс алып бара.




В?ЛИЕВА Нурия Хамматовна


1947елның 25 мартында Зур Кукмара авылында туа. Ятим калып, әбисе тәрбиясендә үсә. Ул бөтен барлыгы белән сәнгатькә гашыйк кеше. Бу мәхәббәт аның күңелендә бик күптәннән - тегү фабрикасында эшләгән елларында ук бирелә. Нәкъ шул чакта ул үзешчән сәнгать сукмагы буйлап үзенең тәү ге адымнарын ясый. Нәтижәдә бу тылсымлы сукмак югары сәнгать дип аталучы олы юлга килеп тоташа.

1963 елда район жирлегендә үткәрелгән үзешчәннәрнең смотр-концертында Ф.Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун"ын гажәеп оста итеп укыган ңсмер кызны, концерттан соң Бари атлы мәртәбәле артист (жюри әгъзаларының берсе) эзләп таба ?әм аңа артистлык hөнәрен сайларга киңәш итә. Шундый олы артистның сүзләреннән канатланган яшь кыз ике дә уйламыйча Казанга, театр училищесына юл тота.

Тик ул елны татар бүлегенә укучылар кабул ителми. Ләкин шулай да кызга бәхет елмая: ул Габдулла Йосыпов тарафыннан әлмәт театры каршында оештырылган студиягә кабул ителә. hәм аны уңышлы гына тәмамлаганнан соң, әлмәт театрында ижат юлын башлый.

Биредә аңа Габдулла Йосыпов, Гали Хәсәнов, Зәкия Тумашева, Сабир кебек күренекле режиссерлар белән бергә эшләргә насыйп була. Тамашачылар мәхәббәтен казанган яшь актрисаны 1979 елда Тинчурин театрына эшкә чакыралар hәм менә инде чирек гасыр Нурия Вәлиева бу театр сәхнәсендә ялкынланып ижат итә.

өскә

07.02
 2006
...: Безнең дуслар :...

Мәктәп №1
Мәктәп №2
Мәктәп №3
Мәктәп №4
...: Төрлесеннән, :...















Дизайнер hәм төзүче: ИЛНУР.
Hosted by uCoz