Беренче бит Мәктәп тарихы Уңышлар Безнең форум Медалистлар Укытучылар Безнең адрес Төзүче Мәктәп тормышы

       Зур Кукмара урта мәктәбе тарихы.

Зур Кукмара авылы кешеләренә дөньяви белем бирә 1929-1930 елларда башлана. Бу эшне Кави Фәйзрахманов башлап жибәрә.

Кави Фәйзрахманов 1912 елда Зур Кукмара авылында мөгаллим булып, дин сабагы укыта башлый. Ул ңзе Мәчкәрәдәге Дамелла хәзрәт мәдрәсәсендә белем ала, аннары өфе шәhәрендә имамлыкка таныклык алган кеше була. Ул чорда балаларны аерым кешеләрне? зуррак өйләрендә укытканнар. Аның ңз йорты да ике катлы булган. Кави югары өйдә, ягъни икенче катта дәрес биргән, аның хатыны да укытучы булган.

1920 елдан 1929 елга кадәр К. Фәйзрахманов hәм аның хатыны, ңз өйләрендә hәм икешәр өйле кешеләрнең берәрсендә дәрес биргәннәр.

1927 елда авылда беренче мәктәп салына башлаган. Бу мәктәпне салдыруда Кави Фәйзрахмановның күп хезмәте кергән. Дңрт зур класс, укытучылар hәм техник хезмәткәрләр бңлмәсе булган мәктәп бинасы - авылдагы иң зур, бина булган.

1929 елда яңа ачылган башлангыч мәктәп бинасы ңзенең беренче укучыларын кабул итә. hәр сыйныфта 45-47шәр укучы белем алган. 1938 елда Зур Кукмара авылында урта белемле 3 кеше: Фәйзрахманова Мәрьям, Хөсәенов Мансур, Хөснетдинов Захертдин булган.

Мәктәптә 1929 елдан 1959 елга кадәр кави Фәйзрахманов директор булып эшли. Ул тырыш, намуслы хезмәте өчен Ленин ордены hәм Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бңләкләнә. 1959 елдан 1970 елга кадәр башлангыч мәктәп директоры булып Саимә Хөсәенова эшли. 1960 еллар ахырында буш басу уртасында яәа мәктәп төзң өчен урын бңлеп бирелә. Төзелеш бара торган мәктәпкә директор итеп Бөек Ватан сугышында катнашкан, кыен тәрбияләнңче балалар белән эшләп зур тәжрибә туплаган Мөлеков Шәриф Мөлекович билгеләнә.

hәм менә 1970 елда авылда 320 укучыга исәпләнгән сигезьеллык мәктәп ачыла. Мәктәпнең беренче укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галин Риза Ясәвиевич була. Шул елдан ук мәктәп тирәсендәге буш кырны яшелләндерә, файда китерерлек итеп эшкәртә hәм ашлау башлана. Барлыгы 500дән артык төп алмагач, шул кадәр ңк карлыган ңсентеләре утыртыла. Зур мәйданда яшелчә бакчасы булдырыла.

1970-1986 елларда 8-еллык мәктәпне 780 укучы тәмамлый.
1985-1986нчы уку елында мәктәпкә урта белем бирүче мәктәп статусы бирелә.
1987-2005 елларда урта мәктәпне тәмамлаучылар саны - 437

07.02
 2006
...: Безнең дуслар :...

Мәктәп №1
Мәктәп №2
Мәктәп №3
Мәктәп №4
...: Төрлесеннән, :...















Дизайнер hәм төзүче: ИЛНУР.
Hosted by uCoz